Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Татарстан ЗАГС идарәсенең элекке башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллинага 6 ел колония сорады


Гөлшат Нигъмәтуллина
Гөлшат Нигъмәтуллина

Нигъмәтуллина "акча белән хәрәмләшүдә" (Җинаять кодексының 159нчы маддәсе) һәм "вәкаләтләрен арттыруда" (Җинаять кодексының 286нчы маддәсе) гаепләнә.

Прокуратура Татарстан загс идарәсенең элекке башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллинны 6 елга утыртуны сорады. Чираттагы мәхкәмә утырышы бүген, 1 июльдә узды.

Нигъмәтуллина "акча белән хәрәмләшүдә" (Җинаять кодексының 159нчы маддәсе) һәм "вәкаләтләрен арттыруда" (Җинаять кодексының 286нчы маддәсе) гаепләнә.

2020 елда ул республикадагы ЗАГС архивларын дигиталлаштырган өчен премия акчалары белән хәрәмләшкән диелә.

Прокуор элекке түрәне гаебе дәлилләнгән дип саный.

Нигъмәтуллина белән бергә әлеге җинаять эшендә урынбасары Ренат Әхмәтҗанов һәм баш хисапчы Ландыш Шәрәфетдинова та бар. Аларның да гаебе дәлилләнгән дип саный гаепләү ягы. 286нчы маддә нигезендә икесен дә икешәр елга колониягә җибәрүне сорадылар.

Урынбасар һәм баш хисапчы гаепләрен таныган. Нигъмәтуллина акчаларны урламадым дип белдергән. Зыян күләме 16,4 млн дип исәпләнә.

ЗАГСның 1926 елдан башлап бөтен документларын урыс теленә тәрҗемә иткән өчен 650 млн сумлык контракт төзелгән булган. Татарстан тикшерү комитеты документларны дигиталлаштыруга бүленгән акчаларның бер өлеше премия акчалары булып ЗАГС хезмәткәрләренең кесәләрендә калган булырга мөмкин дип саный. "Бизнес Online" язуынча, хезмәткәрләргә зур премияләрне республиканың ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина имзалаган боерыклар һәм фәрманнар нигезендә күчергәннәр.

Бу хәрәмләшүләрдә катнашы бармы дип республиканың 18 районын тикшерделәр. Якынча 4,5 миллион сумлык зыян килгән дип фаразланды.

Чирмешән һәм Бөгелмә районнары ЗАГСларының җитәкчеләре Гөлназ Закирова белән Элла Демченко тоткарланды. Соңрак Татарстан ЗАГС идарәсенең дәүләткә сатып алу тармагы мөдире Ландыш Шәрәфетдиновага да җинаять эше ачылды. Ә былтыр майда һава аланында Татарстан ЗАГС идарәсенең элекке җитәкче урынбасары Ренат Әхмәтҗанов тоткарланды, мәхкәмә аны сак астына җибәрде.

  • Гөлшат Нигъмәтуллина былтыр 20 марттан вазифасыннан азат ителгән иде. Ул үз теләге белән китте. Бу вазифада 2019 елдан бирле эшләде.
  • 2019 елда Татарстан президенты карары белән республиканың ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева вазифасыннан алынды. Ул анда 2014 елдан бирле эшләде.
  • Telegram канналарда Татарстан җитәкчелегенең Альбина Шәвәлиева эшеннән канәгать булмавы турында яздылар. Имеш, Шәвәлиева еллык коллегиядә чыгыш ясап, республиканы тискәре яктан күрсәтүче саннарны халык алдына чыгарган. ЗАГС идарәсе башлыгы Татарстанда былтыр үлүчеләр саны 2017 елдагыдан 1,7 процентка арткан дип сөйләгән иде. Моннан тыш, ул 2018 елда үлгән ирләрнең 46 процентына 65 яшь тулмаган, ягъни алар яңа пенсия яшенә җитә алмый үлгән дип белдерде.
  • Шуннан соң аның урынына Гөлшат Нигъмәтуллина килде.
  • Гөлшат Нигъмәтуллина Казанда туган, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институтында MBA програмын үзләштергән. 1993 елдан 2009 елга кадәр мәдәният министрлыгында эшләде, 2008-2009 елларда мәдәния министры урынбасары булды. 2009 елның декабреннән Татарстан хөкүмәтенең мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG